94:1 | Әйә Мухәммәд г-м синең күкрәгеңне ачмадыкмы һәм иман, хикмәт белән күңелеңне йомшак кылмадыкмы. | 94:2 | Вә синнән авыр йөкне төшердек түгелме. | 94:3 | Ул авырлык аркаларыңны авырттыра иде түгелме. | 94:4 | Һәм синең исемеңне кешеләр арасында мактаулы зекер белән дәрәҗәгә күтәрдек түгелме? | 94:5 | Дөреслектә файдалы булган җиңеллек авырлыктан соң | 94:6 | Дөреслектә авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла. | 94:7 | Бер хәерле эштән бушансаң, икенче хәерле эшне эшләргә тырыш. | 94:8 | Һәм Раббыңның рәхмәтенә кызык, Раббыңа таба ашык, һәм һәрвакыт Ул риза булачак хәерле эшләр белән мәшгуль бул! |
Share this Surah Translation on Facebook...
|