77:1 | Тоташ исә торган һәлак итүче җил белән ант итәмен. |
77:2 | Чын искүче җил белән. |
77:3 | Вә яңгырларны, болытларны таратучы җилләр белән. |
77:4 | Вә хак белән батыл арасын хәләл белән хәрам арасын аеручы Коръән аятьләре белән. |
77:5 | Вә пәйгамбәрләргә вәхийне салучы фәрештәләр белән ант итәмен. |
77:6 | Ул фәрештәләр яхшы мөселманнарның хаталарын каплаганнары хәлдә яки батыл эшләргә, бидеґәт гамәлләргә чумган кешеләрне Аллаһ ґәзабы илә куркытканнары хәлдә. |
77:7 | Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр. |
77:8 | Әгәр йолдызларның нуры сүнсә. |
77:9 | Дәхи күк ярылса. |
77:10 | Дәхи таулар тетелеп очсалар. |
77:11 | Вә кыямәт булгач, өммәтләренә гуаһлык бирү өчен пәйгамбәрләргә вакыт билгеләнер, шул билгеләнгән вакытка пәйгамбәрләр вә барча өммәтләр хөкемгә җыелырлар. |
77:12 | Бу хөкем вакыты кайсы көнгә кичектерелде. |
77:13 | Хак белән батыл арасын аера торган көнгә кичектерелде. |
77:14 | Сиңа нәрсә белдерде ул хак белән батыл арасын аера торган көннең нинди көн икәнлеген? |
77:15 | Ул көн Коръәнне вә пәйгамбәрне ялган диючеләргә, яки Коръән белән гамәл кылмаган кешеләргә хәсрәт һәм һәлакәтлек көнедер. |
77:16 | Әүвәлге кәферләрне Без һәлак итмәдекме? |
77:17 | Соңра аларга ияртеп соңгы кәферләрне дә һәлак итәрбез. |
77:18 | Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган, яки монафикъ булган кешеләргә әнә шулай җәза бирәбез. |
77:19 | Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр! |
77:20 | Әйә сезне халык кылмадыкмы хур булган бер тамчы судан? |
77:21 | Ул суны койдык бала ятак урынга, аны анда урнаштырдык. |
77:22 | Билгеләнгән туачак вакытына чаклы. |
77:23 | Бу эшкә Без кадир булдык, ни хуш кадирләрдәнбез. |
77:24 | Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
77:25 | Әйә Без җирне халык кыйлмадыкмы сезне сындыручы итеп. |
77:26 | Исән чагыгызда яшәү өчен җир өстенә сыясыз вә үлгәч – җир астына сыясыз. |
77:27 | Вә ул җир өстенә бөек тауларны ясадык, вә сезгә пакь суны эчердек. |
77:28 | Хакны ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
77:29 | Инде барыгыз хакны инкяр итү белән үзегез хәзерләгән ґәзабка! |
77:30 | Өч төрле өч тармаклы булып күренгән җәһәннәм тененең күләгәсенә карагыз. |
77:31 | Ул төтен кызулыктан күләгә була алмый һәм ялкынлы ґәзабтан коткара алмыйдыр. |
77:32 | Тәхкыйк ул җәһәннәм атар биналар кеби зур очкыннарны. |
77:33 | Гүя ул очкын сары дөя кебидер. |
77:34 | Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
77:35 | Бу кыямәт, үзара һичкем сөйләшми торган көндер. |
77:36 | Дәхи кешеләрнең кылган гөнаһларына гозер күрсәтергә рөхсәт бирелми торган көндер. |
77:37 | Коръән сүзләренә ышанмаган кешеләргә кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
77:38 | Бу кыямәт, хак белән батылны аера торган көндер, сезне әүвәлгеләр белән бергә җыярбыз. |
77:39 | Әгәр сезнең ґәзабтан котылырга берәр хәйләгез булса, хәйлә кылыгыз! |
77:40 | Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
77:41 | Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучылар, җәннәттә чишмә буйларында күләгәдә рәхәтлектәләр. |
77:42 | Вә үзләре теләгән җимешләр алдындадыр. |
77:43 | Ашагыз, эчегез тәмләп, ләззәт белән кылган изге гамәлләрегез өчен! |
77:44 | Тәхкыйк Без Аллаһуга итагать итүче яхшы мөселманнарга яхшы нигъмәтләр бирәбез. |
77:45 | Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
77:46 | Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, дөньяда аз гына заман ашап-эчеп файдаланып калыгыз, тәхкыйк сез бозык эш кылучыларсыз. |
77:47 | Ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
77:48 | Әгәр аларга намаз укыгыз диелсә һич укымас иделәр. |
77:49 | Коръәнне, пәйгамбәрне ялган диючеләргә һәм ышанып та Коръән белән гамәл кылмаучыларга кыямәт көнендә үкенеч вә җәһәннәм чокырыдыр. |
77:50 | Ул гафил кешеләр ошбу Коръәннән соң нинди сүзләргә ышаналар? Коръәнне ташлап нәрсәгә тотынырлар? |